[go: up one dir, main page]

Эчтәлеккә күчү

Су тубы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Су тубы latin yazuında])
2004 елны Италия байрагы Италиянең Неаполь шәһәрендә узган Бөтендөнья яшьләр чемпионаты вакытында Греция байрагы Греция (аклар) һәм Венгрия байрагы Маҗарстан (зәңгәрләр) такымнары арасында уйналган су полосы матчы

Су тубы (рус. водное поло, ингл. Water polo) — суда уйнала торган такымлы уен. Максаты — билгеләнгән кагыйдә кысаларында көндәш команданың капкасына күбрәк туп кертергә һәм үз капкаңа керттермәскә тырышырга.

Уенның Европа версиясенең тамырлары Якын Көнчыгышта барлыкка килеп бөтен Азиягә таралган регби, футбол (сокер) һәм классик полога барып тоташа. 1800 елда Һиндстанда урнашкан Британия гаскәрләре әлеге уенны отып алып, Европада популярлаштыра.

Уенның суда узуы һәм ике команданың да катлаулы техник алымнар кулланып туп өчен көрәш алып баруы нәтиҗәсендә полоның берничә төре формалаша. Бүген иң киң таралыш алганы — су тубы буенча беренче ярышлар 1869 елда Лондонда уза. Уен мәйданының чикләре һәм капкалар махсус әләмнәр белән билгеләнә торган була. Ул вакытта капкачы көймәдән файдалана ала. Башта һәр команда составында 11 кеше уйнаса, соңрак уенчылар саны 7 гә кадәр кыскартыла. Уенның билгеле кагыйдәләре булмау сәбәпле, еш кына аңлашылмаучанлыклар туып тора. 1876 елда гына инглизләр бердәм кагыйдәләрне булдыра. Әмма ул кагыйдәләргә дә еллар узу белән үзгәрешләр кертелеп тора.

1900 елдан башлап су тубы — Олимпия спорт төре. 1911 елда Халыкара йөзү федерациясе Англиядә төзелгән кагыйдәләрне федерация составына кергән бөтен командалар өчен уртак булуы хакында игълан итә. Бу карар су тубының халыкара масштабларда үсүенә уңай йогынты ясый. Су тубы уены үсешенә Европа илләре аеруча зур өлеш кертә. 1926 елдан Европа чемпионатлары үткәрү белән Европа йөзү лигасы шөгыльләнә. 1982 елдан башлап Европа чемпионатлары 2 елга бер уздырыла башлый. Халыкара йөзү федерациясе шулай ук су тубы мәсьәләләре белән шөгыльләнә һәм 1973 елдан башлап дөнья чемпионатлары үткәрә. 1978 елдан башлап дөнья чемпионатлары 4 елга бер үткәрелә.

Такым 11 кешедән тора. Уенда бер үк вакытта 7 уенчы катнаша. Җәрәхәт алган очракта яисә уен туктатылып торганда («чирек»-пауза вакытында, гол керткәннән соң) уенчылар алмаштырыла ала.

Уен 8әр минутлык 4 партиядән тора. Һәр партия арасында – 2шәр минутлык 3 тәнәфес. Су тубы уены, уен туктатулар һәм тәнәфесләрне исәпкә алып, якынча 40 минут дәвам итә.