Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләре
Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләре | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1992 |
---|---|
Сугыш | Tawlı Qarabax nizağı, Tawlı Qarabaxtağı xärbi bäreleşlär һәм Армяно-азербайджанские вооружённые столкновения (2020)[d] |
Дәүләт | Әзербайҗан |
Урын | Насосная[d] |
Ана ширкәт | Национальная армия Азербайджана[d] |
Штаб-фатирының урнашуы | Бакы, Әзербайҗан |
Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләре Викиҗыентыкта |
Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләре (әзери. Azərbaycan hərbi hava qüvvələri) — Азәрбайҗанның кораллы көчләре төре.
2006 елда Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләре саны 7900 кеше тәшкил иткән[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Азәрбайҗан Демократик Җөмһүриятенең хәрби-һава көчләре (ХҺК) тарихы 1919 елда, коралда беренче хәрби самолёт пәйда булгач башлана. 14 сентябрьдә хәрби министр артиллерия генералы Сәмәдбәк Мехмандаров боерыгы белән авиаотряд оештырыла. Хәрби очучы Теймур хан Афшар Азәрбайҗан армиясе генераль штабы каршындагы авиаотряд башлыгы итеп билгеләнә[2].
Бәйсез Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләре тарихы 1992 елның 8 апрелендә, Россия Федерациясенең 80 нче аерым штурм авиаполкы очучысы өлкән лейтенант Вагыйф Корбанов Ситалчай авиация базасыннан Су-25 самолётын алып, аны Яулахтагы гражданнар аэродромында утырта. Алга таба Азәрбайҗанның хәрби самолётлар саны шактый арткан. Очучыларның саны һәм хәрби әзерлеге дәрәҗәсе дә үзгәргән.
Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләре составына шулай ук һавага каршы оборона гаскәрләре дә керә. һавага каршы оборона гаскәрләре коралларында С-125 зенит-ракета комплекслары, шулай ук С-200 һәм С-300 зенит ракета комплекслары тора. Илнең һавага каршы оборона радар станцияләре белән берлектә үз һава киңлеген генә түгел, ә чик буе дәүләтләр киңлеген дә күзәтә ала.
2016 елга ХҺКның төп проблемалары — уку дәрәҗәсенең түбән булуы, техник хезмәт күрсәтүнең булмавы һәм совет чорындагы авиатехника паркы искергән булуы[3]. 2008 һәм 2019 елларда уку очышларында Азәрбайҗан Каспий диңгезенә төшкән 2 МиГ-29 истребителен югалткан[4].
Төзелеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләре авиациядән һәм һавага каршы оборона гаскәрләреннән тора[5].
ХҺК составына катнаш авиация полкы, истребитель-бомбардировка эскадрильясы, шулай ук истребитель, разведка һәм уку авиаэскадрильясы керә.
Һавага каршы оборона гаскәрләре составына дүрт зенит ракета бригадасы, бер зенитлы ракета полкы, ике аерым радиотехник батальон керә.
Хәрби техника
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Очкыч | Җитештерү иле | Төр | Сурәт | Сан | Искәрмә |
---|---|---|---|---|---|
Хәрби очкычлар | |||||
МиГ-29 МиГ-29УБ |
ССРБ | Күпмаксатлы истребитель укыту-сугышчан истребитель |
7 3 |
||
МиГ-25П МиГ-25ПД МиГ-25РБ |
ССРБ | Юл кисүче истребитель Юл кисүче истребитель тактик күзәтү-бомбага тотучы |
20 кадәр саклауда (10 МиГ-25, 6 МиГ-25ПД 4 МиГ-25РБ) | 1998 елда 8 МиГ-25 Казакъстаннан сатып алынган. 2014 елда ХҺКны модернизацияләү һәм составка кире кайтару планлаштырылган була[6] | |
Су-24 | ССРБ | Фронт бомбага тотучы | 2 | Эшкә сәләтсездер | |
Су-25
Су-25УБ |
ССРБ/ Гөрҗистан | Һөҗүм итүче очкыч укыту-сугышчан һөҗүм итүче очкыч |
6
3 |
Көрдәмир һава базасында урнашкан. 2002 елда Грузиядән 6 Су-25Т кайтартылган, тагын 6 берәмлек Су-25 һәм 1 берәмлек Су-25УБ 2005 елда тапшырылган. 2009—2012 елларда Беларусиядә 6 Су-25 сатып алынган. Ю. Бутусов нигезендә, 1 Су-25 2020 елның 4 октябрендә сугыш барышында Таулы Карабахта югалган | |
Укыту очкычлар | |||||
Aero L-29 Delfin | Чехословакия | укыту-күнегү | 28 | Көрдәмир һава базасында урнашкан. | |
Aero L-39 Albatros | Чехословакия | укыту-күнегү | 12 | Көрдәмир һава базасында урнашкан. | |
Сугышчан боралагылар | |||||
Ми-24 Ми-24G |
ССРБ ССРБ/ Украина/ Көньяк Африка Җөмһүрияте |
Сугышчан күпмаксатлы боралагы Сугышчан күпмаксатлы боралагы |
26 |
Ми-24G — Ми-24К модификациясе; Көньяк Африканың Advanced Technologies & Engineering фирмасы һәм Украинаның «„Авиакон“ Конотоп авиаремонт заводы» һәм «„Луч“ дәүләт Киев конструкторлык бюросы» дәүләт предприятиеләре тарафыннан 2010—2011 елларда Азәрбайҗанның ХҺК өчен җитештерелгән. Җитештерүчеләрнең номенклатурасы буенча Ми-24 Super Hind Mk.4 атала. | |
Транспорт боралагылар | |||||
Bell 412 | АКШ | Күпмаксатлы боралагы | 1 | ||
Ми-2 | Польша | Җиңел транспорт | 7 | ||
Ми-8 | ССРБ/ Россия Федерациясе | Транспорт-сугышчан | 13 | ||
Ми-17-1В | Россия Федерациясе | Транспорт-сугышчан | >20 | 2010—2014 елларда китерелгән. | |
Ка-32 | ССРБ | Транспорт-сугышчан | 3 | ||
Транспорт самолетлар | |||||
Ан-12 | ССРБ | Транспорт-сугышчан | 1 | ||
Як-40 | ССРБ | Пассажир | 3 | ||
Пилотсыз очу аппаратлар | |||||
Orbiter 2M | Исраил Азәрбайҗан |
Күзәтче | 40тан артык[7] | Азәрбайҗанда җитештерелә | |
IAI Heron | Исраил | Кузәту-һөҗүм итүче | 1 | [8] | |
IAI Searcher
2 |
Исраил | Күзәтче | 2011 елда 10 сатып алынган | ||
Aerostar | Исраил Азәрбайҗан |
Күзәтче | 4[9] | ||
Elbit Hermes 450 | Исраил | Кузәту-һөҗүм итүче | 10+ | ||
Elbit Hermes 900 | Исраил | Күзәтче | 1 | ||
Bayraktar TB2 | Төркия | Һөҗүм итүче | билгесез |
Тану билгеләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Азәрбайҗанның хәрби-һава көчләренең тану билгесе
Генераллар һәм офицерлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Категория | Генераллар | Өлкән офицерлар | Кече офицерлар | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Погон | ||||||||||
Азәрбайҗан дәрәҗәсе | General-Polkovnik | General-Leytenant | General-Mayor | Polkovnik | Polkovnik-Leytenant | Mayor | Kapitan | Baş Leytenant | Leytenant | Kiçik Leytenant |
Россиядәге ярашлылык |
Генерал-полковник | Генерал-лейтенант | Генерал-майор | Полковник | Подполковник | Майор | Капитан | Өлкән лейтенант | Лейтенант | Кече лейтенант |
Рядовойлар һәм кече команда составы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://noravank.am/ru/?page=analitics&nid=510 IISS Military Balance 2005/2006
- ↑ История ВВС Азербайджана
- ↑ The Military Bakance 2016,p.179
- ↑ Азербайджанский МиГ-29 рухнул в Каспийское море — Газета.ру / 25.07.2019
- ↑ Пороховая бочка Евразии. Независимая газета (2007-02-09). 2010-08-13 тикшерелгән.
- ↑ APA — Азербайджан будет модернизировать имеющиеся в арсенале ВВС боевые самолёты МиГ-25. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды. 2014-02-05 тикшерелгән.
- ↑ Азербайджан закупил у России новую партию «смертельного оружия» | Военное дело | ИноСМИ - Все, что достойно перевода
- ↑ [http:// [SIPRI (Stockholm International Peace Research Institute) 2011] Azerbaijani Armed Forces]
- ↑ The Military Balance 2016,p.180